2009年3月18日星期三


КЕЧКЕНӘ ДӘ ТӨШ КЕНӘ
Гомер-гомергә татар өенең түрендә, күңелләргә мәгърифәт нуры сеңдереп, "Татар календаре" эленеп торды. Күренек­ле мәгърифәтче Каюм Насыйри башлап җибәргән елнамә гасыр дәвамында халык рухына яңадан-яңа хәзинәләр өстәп кил­де. 70 еллап Татарстан китап нәшрияте-нең йөзек кашы саналган бу үзенчәлекле басманы хәзер "Мәгариф" нәшрияте әзер­ли.

"Татар календаре" нәшер итүнең үз та­рихы бар. Аны элек Пермь шәһәрендә эшләделәр. Аннан бу эшкә Костромада­гы полиграфия комбинаты алынды, һәм инде узган гасырның 90 нчы елларыннан бирле бу уникаль басманы үзебезнең "Идел-Пресс" нәшер итеп килә.
Дөрес, илдә базар мөнәсәбәтләре ур­наша башлагач, календарь чыгаручылар артты. Тик әлегә аларның берсенең дә традицион "Татар календаре" дәрәҗәсенә күтәрелә алганы юк. Алар йә дини рухта, йә файдалы киңәшләр тупланмасы була рак әзерләнә. Ә менә татар әдәбияте-мәдәнияте, тарихы белән кызыксынучы­лар ихтыяҗын бүген фәкать 'Татар кален­даре" гына канәгатьләндерә ала, дияр идем мин. Шуңа күрә, ел ахыры җитә баш­ласа, халык нәкъ менә шушы календарь­ны юлларга керешә. Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияте укытучылары, мәдәният йортларында эшләүчеләр эзли аны. Чөнки анда язучыларыбыз, мәдәният-сәнгать эшлеклеләре, милләтпәрвәр зы­ялыларыбыз турында энциклопедик ха­рактердагы язмалар бирелә.
Менә без тагын әлеге календарьны ку­лыбызга алдык. Ул гасырларны тоташтыр­ган елъязма тарихыбызны, дини-дөньяви вакыйгалар белән бәйләп, күз алдыбызга китерергә ярдәм итә.

ТЕЛ ЯЗМЫШЫ - ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ


ТЕЛ ЯЗМЫШЫ - ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ
Туган телебезне, шулай ук Татарстанда яшәүче башка халыкларның телләрен дә саклау, үстерү, баету, аларның киләчәген кайгырту мәсьәләләренә багышланган ошбу куш китапның дөнья күрүе бик тә табигыйдер шикелле.
Чөнки без — биш бертуган Миңнуллиннар — һәммәбез дә, гоме­ребез буе мәктәп-мәгърифәткә, әдәбият-сәнгатькә, фән-гыйлемгә хәл кадәри хезмәт куеп, туган телнең кадерен тоеп, тел хәзинәбезне башка милләттәшләребез дә, бигрәк тә яшь буын һәм читтә гомер кичерүче кардәшләребез белсен дип яшәүче кешеләр. Ә инде икебезгә — шушы китапның автор­ларына — туган телгә кагылышлы бик тә җаваплы, шул ук вакытта үтә дә катлаулы мәсьәләләр белән (беребезгә рес­публикабыз парламентында, икенчебезгә хөкүмәттә) озак еллар шөгыльләнергә туры килде. Язмыш безгә милләтебез язмышы хәл ителгән шушы авыр һәм хәлиткеч бер чорда телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен бул­дыруда һәм аны тормышка ашыруда турыдан-туры катна­шу мөмкинлеге бирде. Китапка нәкъ менә шул вакытлар­да язылган мәкаләләр, төрле югарылыктагы мөнбәрләрдән сөйләнгән чыгышлар, шул еллардагы эшчәнлегебезне чагыл­дырган актуаль әңгәмәләр туплап бирелде.
Татарстанда ике дәүләт теле закон нигезендә гамәлгә кер­телеп, алар акрынлап булса да шактый актив кулланылышка керә башлаган шартларда, безгә, әлбәттә, һәм татар, һәм рус телләрендә язарга, гәпләшергә, чыгышлар ясарга туры килә. Китаптагы материалларның ике телдә булуы шуның белән бәйләнгән, һәрберебезнең язмалары, хронологик тәртипләрен саклаган хәлдә, аерым-аерым ике бүлеккә бүлеп бирелде. Бу үз чиратында, әлеге мәкаләләргә, чыгышларга карап, узган гасырның 90 нчы елларыннан бүгенге көнгә кадәр Татарстандагы тел сәясәтенең нинди шартларда үсүен, тирәнәюен, нинди яңа аспектлар белән баюын күзәтергә мөмкинлек би­рер дип уйлаштык.
Безнең беребез — Татарстанның халык шагыйре, Та­тарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы законнарын тәңгәлләштерү комиссиясе рәисе, икенчебез — әдәбиятны һәм халык авыз иҗатын өйрәнүче галим, фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институ­ты директоры. Табигый ки, күңелебез кушканга да, вазифа­ларыбыз буенча да без татар теленең язмышы өчен борчы­лып, аны кайгыртып яшибез, татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле булсын өчен, кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Җәмгыятьтә кайсыдыр бер телгә генә өстенлекләр бирелергә тиеш түгел, киресенчә, яшәсен, үссен өчен, һәрбер телгә тигез хокуклар, тигез мөмкинлекләр ту­дырырга кирәк. Татарстанда алып барылган телләр сәясәте нәкъ шуны күздә тота да.